Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасының (алга таба – Программа) 2012 елның беренче ярты еллыгында үтәлешенә мониторингны Программаны башкаручылар – Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарыннан, республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округларыннан, хокук саклау органнары һәм иҗтимагый берләшмәләрдән алынган мәгълүматларга нигезләнеп үткәрде.
Республика башкарма хакимиятенең күпчелек органнары (31 башкарма хакимият органының 27 се) мәгълүматны үз вакытында, 4 башкарма хакимият органы, алар арасында ТР Инвестиция үсеше агентлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, мәгълүматны соңга калып бирде.
45 муниципаль район һәм шәһәр округларының 30 ы мәгълүматны үз вакытында җиткерде, 15 муниципаль берәмлек – соңга калып (Чаллы шәһәр округы, Азнакай, Актаныш, Әтнә, Баулы, Буа, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Питрәч, Сарман, Теләче, Тукай, Чирмешән районнары).
Министрлыкка квартал саен керә торган мәгълүматларны анализлау мәгълүматның Программаның кайбер башкаручылары тарафыннан төрле кимчелекләр белән бирелүен күрсәтте. Әлеге кимчелекләр Программа чаралары исемлегенең аерым пунктлары буенча мәгълүмат булмауга; тулы, дөрес булмаган, искергән мәгълүмат бирүгә; мәгълүматның пункт асылына туры килмәүгә карый.
Моннан шундый нәтиҗә чыгарып була: Программаның башкаручылары, кварталлык мәгълүматны әзерләгәндә, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары (җирле үзидарә органнары) тарафыннан 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларын үтәү турында мәгълүмат бирү рәвешен тутыру буенча киңәшләрне (Министрлык сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлегендә http://minjust.tatarstan.ru/rus/info.php?id=400887 урнаштырылган) исәпкә алмыйлар.
Программаның үтәлешенә ясалган мониторинг һәм агымдагы елның беренче ярты еллыгында урыннарда (6 – дәүләт хакимияте башкарма органнарында һәм 9 - муниципаль районнарда) уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә, Программа чаралары, тулаем алганда, үтәлә, дип билгели алабыз.
2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасының үтәлешенә тулы мониторинг белән (таблица рәвешендә бирелә) Министрлык сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлегендә http://minjust.tatarstan.ru/rus/info.php?id=400887 танышырга мөмкин.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте