ТР Мамадыш муниципаль районында хокукый ярдәм күрсәтү

2012 елның 10 августы, җомга

2012 елның 9 августында Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләре Мамадыш муниципаль районында булып кайттылар.

Эш сәфәренең максаты райондагы административ комиссияләргә тикшерү үткәрү, муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыру, шулай ук “Коррупциягә каршы тору өлкәсендә дәләт идарәсен камилләштерү белән бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2011 елның 21 ноябрендәге 329-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру булды. Район белгечләренә югарыда күрсәтелгән гамәлләр барышында оештыру-методик һәм консультатив-хокукый ярдәм күрсәтелде.

“Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 2005 елның 30 декабрендәге 144-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына бирелгән вәкаләтләрне гамәлгә ашырып, районның административ комиссияләрен төзү һәм аларның эшчәнлеге оештырылу, хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе эше, төгәлрәк әйтсәк, аның халык, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм ММЧда язмалар урнаштыруга кагылган эше өйрәнелде.

Җирле үзидарә органнарының коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыруларына бәйле рәвештә, кабул ителгән муниципаль норматив хокукый актларга җирле әһәмияткә ия мәсьәләләргә һәм муниципаль хезмәткә кагылышлы үзгәреш һәм өстәмәләр кертү мәсьәләләсе мөһим булып тора. Моңа бәйле рәвештә, хокукый ярдәм күрсәткәндә район белгечләре тарафыннан эшләнгән аеруча мөһим муниципаль норматив хокукый актлар проектларына махсус игътибар бирелде.

Җирле үзидарә органнарының муниципаль норматив хокукый актларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү һәм алар белән эшләү мәсьәләсе шулай ук җитди. Район белгечләре әлеге мәсьәләдә районда эшләнә торган муниципаль норматив хокукый актлар проектларын,  коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү өчен, рәсми сайтка урнаштыру зарурлыгына игътибар бирелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Мамадыш муниципаль районы җирле үзидарә органнарының күрсәтелгән юнәлешләрне алып бару эше йөкләнгән вазыйфаи затлары белән киңәшмә үткәрелде. Аларга булган кимчелек һәм җитешсезлекләрне бетерергә тәкъдим ителде.

Күрсәтелгән юнәлешләр буенча эшне алга таба камилләштерү юллары район белгечләре белән берлектә билгеләнде.

 

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International