Федераль максатчан программаларны тормышка ашыру буенча эшче төркем утырышы

2012 елның 13 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында, Татарстан Республикасында берничә федераль максатчан программаны  (ФМП) тормышка ашыру өчен, федераль бюджет акчасын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12 нче эшче төркемнең (җитәкчесе – Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Дәүләт Думасы депутаты М.М. Галимәрдәнов) чираттагы айлык утырышы булды.

М.М. Галимәрдәнов уздырган утырышта федераль максатчан программалар кураторларының 2012 елның беренче ярты еллыгындагы эшенә башлангыч нәтиҗәләр, ФМП тормышка ашыру барышында барлыкка килә торган проблемалар, эшче төркем әгъзаларының ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Юстиция министрлыгы белән үзара хезмәттәшлек итү тәртибе каралды.

Утырыш нәтиҗәләре буенча беркетмә белән рәсмиләштерелгән карарлар кабул ителде, алар ФМП кураторларының Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджеттан өстәмә акча җәлеп итү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән.

 

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International