2011-2013 елларга Татарстан Республикасында халыкка хокукый белем тарату һәм гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү буенча озак вакытлы максатчан программа кысаларында 2012 елның 9 августында Мамадыш муниципаль районы территориясендәге Урманчы һәм Түбән Сон авыл җирлекләрендә авыл җирендә яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чираттагы күчмә кабул итү булды, аны мәгълүмат-консультация бирүче белгечләр төркеме уздырды.
11 министрлык һәм ведомство белгечләреннән оешкан мәгълүмат-консультация төркеме әгъзалары кабул итү барышында 63 район кешесенә хокукый ярдәм күрсәттеләр.
Хокукый ярдәм соралган мөрәҗәгатьләрдә бәян ителгән гозерләрнең күпчелеге (11) ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы компетенциясенә карады. Аерым алганда, алар җир кишәрлекләрен хосусыйлаштыру, җир пайларын рәсмиләштерү, төзелешкә салым һәм башкалар турында булды.
Салым хезмәте белгечләре 10 кешене кабул итте, аларны мөлкәткә салым күләме, транспорт салымын, шулай ук мөлкәт салымын түләгәндә, йорт төзегәндә мөлкәткә кагылышлы түләүләргә ташламалар бирү, балаларны укытканда социаль түләүләр борчыды.
ТР буенча Россия Пенсия фонды хезмәте кабул итү барышында пенсия күләменә, медицина хезмәткәрләренә һәм педагогларга тиешле еллар эшләгән өчен пенсия билгеләү, ана капиталын алу һәм куллану, БВСда катнашучыларга компенсация түләүләренә кагылышлы һәм башка сораулар буенча 9 гражданга юридик ярдәм күрсәтте.
Адвокат белән нотариус җидешәр кешене кабул иттеләр, алар ярдәм күрсәткән мәсьәләләр гражданлык-хокук өлкәсенә карады: рухи зыян китергән өчен түләү, җир кишәрлегенә милек хокукын рәсмиләштерү, судсидияләр бирү, кредитларны вакытыннан алды түләп бетерү механизмы, бүләк итү шартнамәсен рәсмиләштерү, мирасны, васыятьнамәне, ышанычнамәне рәсмиләштерү. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белгеченә 5 граждан мөрәҗәгать итте. Башка хезмәтләр белгечләренә ихтыяҗ бу районда түбәнрәк булды.
Мәгълүмат-консультация төркеме белгечләренең кабул итүе вакытында район халкының иң актив өлеше пенсионерлар булды. Мамадыш муниципаль районында пенсия яшендәге 17 граждан, шул исәптән 1 инвалид, күчмә төркем белгечләренә юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Юридик хезмәт шулай ук 32 хезмәткәргә, шул исәптән 8 мәгариф хезмәткәренә, 2 медицина хезмәткәренә һәм 2 дәүләт хезмәткәренә күрсәтелде. Төрле министрлык һәм ведомство белгечләренең хезмәт күрсәтүеннән 3 эшче һәм 2 эшсез файдаланды.
Кабул итүдә бәян ителгән сорауларның бер өлеше авыл җирлекләре башлыкларының һәм җирле үзидарә органнары вазыйфаи затларының гозерләреннән гыйбарәт булды, алар нигездә вазыйфа бурычларын башкаруларына кагылышлы иделәр.
Гражданнар һәм авыл җирлекләренең вазыйфаи затларын кабул итүдә мәгълүмат-консультация төркеме белгечләре белән бергә Мамадыш муниципаль районы башлыгы урынбасары, Мамадыш муниципаль районы Советы рәисе урынбасары Ю.И. Иванов катнашты.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте