Татарстанның яшь юристлары “ЮрИдел” Бөтенроссия җәйге яшьләр юридик лагере эшендә катнашалар

2012 елның 15 августы, чәршәмбе

Бүген Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге делегациясе, аңа Яшь юристлар советы әгъзалары – Совет активистлары һәм РЮАнең төбәк бүлеге әгъзалары керде, Ульяновск өлкәсенә китте. Сәфәрнең максаты - Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте тарафыннан “Россия юристлар ассоциациясе”нең төбәк бүлеге белән берлектә оештырылган "ЮрИдел” Икенче  Бөтенроссия җәйге яшьләр юридик лагере эшендә катнашу. Россиянең төрле төбәкләренән килгән яшь юристлар “Акчарлак” (“Чайка”) спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында (Идел елгасының Юрма култыгы) яшьләргә хокукый белем бирүгә, аларда кирәкле һөнәри һәм этик сыйфатлар булдыруга ярдәм итүне күздә тоткан бер төркем чараларда катнашачак.

Очрашуда РФ Федераль адвокатлар палатасы Президенты Евгениий Семеняко, Мәскәү шәһәре Адвокатлар палатасы Президенты Генри Резник, шулай ук Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан юридик оешмалар җитәкчеләре катнашыр дип көтелә.

Моннан тыш, лагерь кысаларында түбәндәге тематик секцияләр утырышлары була:

- Сайлау процессы. Яшь күзәтүчеләр корпусы;                                 

- Юристларның суд күнекмәләре;

- Кеше хокукларын саклау һәм яклау;

- Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча хокук клиникалары эшчәнлеге;

- Түләүсез юридик ярдәмнең төбәк системасы;

- Коррупциягә каршы торуның юридик аспектлары.

Яшь юристлар өч көн дәвамында психологик тренингларда, командалы уеннарда, дебатларда, стажировкалар үзәге белән таныштыруда, спорт чараларында һәм экскурсияләрдә катнашырлар, хезмәттәшләре белән эш тәҗрибәсен уртаклашырлар һәм Россия төбәкләрендәге алгарышларны өйрәнеп үзләштерерләр.

 

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International