ТР җәмәгать судьялары аппаратында вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурс нәтиҗәләре

2012 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Кичә, 2012 елның 15 августында, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре, консультанты, 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс булды.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләр конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын җыйды һәм конкурсның җиңүчеләре дип табылды:

                                                             

Габдулхакова Лилия Рафаэль кызы, Чаллы шәһәре җәмәгать судьялары аппаратының 11 нче суд участогы суд утырышы секретаре;

 

Мөрсәлимова Гүзәл Рафат кызы, Казан шәһәре Совет районы җәмәгать судьялары аппаратының 9 нчы суд участогы суд утырышы секретаре;

 

Корбангалиева Зилә Җәүдәт кызы, Казан шәһәре Совет районы җәмәгать судьялары аппаратының 5 нче суд участогы суд утырышы секретаре;

 

Хәлимов Радик Әнзап улы, ТР Питрәч районы җәмәгать судьялары аппаратының 1 нче суд участогы консультанты;

 

Гыйльметдинова Наилә Сөләйман кызы, Казан шәһәре Совет районы җәмәгать судьялары аппаратының 1 нче суд участогының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире;

 

Рябова Анна Валерьевна, ТР Югары Ослан районы җәмәгать судьялары аппаратының 1 нче суд участогы суд утырышы секретаре.

 

 

 

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International