РЮА төбәк бүлеге яшь юристларының "ЮрИдел” Икенче Бөтенроссия җәйге яшьләр юридик лагере эшендә катнашуы турында

2012 елның 21 августы, сишәмбе
2012 елның 18 августындагы шимбә көнне Россия юристлар ассоциациясе төбәк бүлегенең Татарстан делегациясе, “ЮрИдел” Икенче Бөтенроссия җәйге яшьләр юридик лагере эшендә катнашып, Ульяновск өлкәсеннән әйләнеп кайтты. Форумга Россиянең төрле төбәкләреннән 185 яшь юрист килгән иде. “ЮрИдел”дә катнашучылар ике көн дәвамында тематик секцияләрдә эшләде, спорт чараларында көч сынашты һәм күңел ачу программаларында кәеф күтәрде.
Булачак юристлар Россия Федерациясенең адвокатлар палаталары президентлары - РЮА Президиумы әгъзасы, РФ Федераль адвокатлар палатасы президенты Евгениий Семеняко, Мәскәү шәһәре Адвокатлар палатасы президенты – РФ Федераль адвокатлар палатасы вице-президенты Генри Резник һәм Ульяновск өлкәсе Адвокатлар палатасы президенты Валерий  Чернышов белән очрашты.
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча хокук клиникалары эшчәнлегенә, түләүсез юридик ярдәмнең төбәк системасына, шулай ук коррупциягә каршы торуның юридик аспектларына кагылышлы мөһим темалар форум кысаларында эшләгән аерым секцияләрдә каралды.
Форум эшендә РЮА Яшь юристлар координацияләү советы рәисе, РЮА Аппараты җитәкчесе урынбасары Денис Паньшин катнашты. Ул Ассоциациянең яңа “Кадрлар резервы” проекты белән таныштырды. Әлеге яңарыш  яшь юристларга  юрист һөнәренә аңлы рәвештә килергә ярдәм итәргә тиеш.
Яшь юристларның Татарстан делегациясе, эш программасы тәмамланганнан соң, «Авиастар-СП» гражданлык авиациясе заводы музеена экскурсия ясады.
Җәйге юристлар лагерендә төрле төбәкләрдән катнашучылар арасында оештырылган дартс буенча спорт ярышында безнең командадан Анастасия Федотова, ТИСБИ Идарә университетының 4 курс студенты, кызлар арасындагы шәхси сынауда 2 урынны алды.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International