Татарстан Юстиция министрлыгы “Мәктәпкә хәзерләнергә ярдәм ит!” акциясендә катнаша

2012 елның 22 августы, чәршәмбе
2012 елның 1 августыннан алып 25 августына кадәр “Мәктәпкә хәзерләнергә ярдәм ит!” акциясе уза, аның нигезенә гаделлек идеясе салынган: балалар төрле финанс мөмкинлекләре аркасында үзләрен кимсетелгән итеп тоярга тиеш түгел. 1 сентябрь – беренче сыйныфка баручы һәркем өчен яңалык белү шатлыгына төренгән бәйрәм ул, һәм аны бернәрсә дә бозарга тиеш түгел.
Бу акция кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә хәйрия ярдәмен үз эченә алган бер төркем чаралар үткәрде.
2012 елның 21 августында юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты җитәкчесе М.М.Ибәтов Кама Тамагы муниципаль районының 20 беренче сыйныф укучысына мәктәп кирәк-яраклары салынган мәктәп сумкаларын һәм спорт киемнәрен тантаналы тапшыру чарасында катнашты.
Бүген исә Министрлыкның конференцияләр залына булачак беренчеләр һәм аларның әниләре – Казан шәһәре җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре – чакырылды. Монда 1 сентябрьгә багышланган бәйрәм чәе үткәрелде.
Тантананың төп кече кунаклары Министрлык җитәкчелеге һәм белгечләре белән тәм-том авыз иттеләр, үзләренең уңышлары һәм мәктәпкә әзерлекләре турында сөйләделәр. Чара ахырында юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров нәни кунакларга мәктәп-кирәк яраклары белән портфель тапшырды һәм балаларга укуда уңышлар, ә аларның ата-аналарына балалары өчен сөенеп торуларын теләде. Ата-аналары республика районнарында яшәгән беренче сыйныфка баручыларга юстиция министры М.М.Корманов котлавы белән мәктәп портфельләре 1 сентябрьгә кадәр ата-аналарының эш урыннарына, ягъни ТР җәмәгать судьялары аппаратының суд участокларына җибәреләчәк.
Адреслы социаль ярдәм Министрлык аппараты хезмәткәренә дә күрсәтелде. Аның беренче сыйныфка баручы кызы Министрлыктан мәктәп кирәк-яраклары салынган мәктәп сумкасын бүләк итеп алды.
Беренчеләрнең ата-аналары үзләренең балаларына күрсәтелгән игътибар, оештырылган бәйрәм өчен Министрлык җитәкчелегенә чиксез рәхмәтен һәм мондый чараларны гадәткә кертү теләген белдерде.
Министрлыкта очрашу истәлегенә чарада катнашучыларның гомуми фоторәсеме ясалды.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International