2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасына үзгәрешләр кертелде

2012 елның 27 августы, дүшәмбе
Россия Федерациясе Президентының “2012-2013 елларга коррупциягә каршы торуның илкүләм планы һәм Россия Федерациясе Президентының кайбер актларына коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү турында” 2012 елның 13 мартындагы 297 номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасына үзгәрешләр кертү турында” 2012 елның 17 августындагы 713 нче карары чыгарылды.
Үзгәрешләр Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарында дәүләт хезмәткәрләрен ротацияләүне оештыру һәм аның буенча чаралар үткәрүгә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр һәм әлеге вазыйфаларны биләп торуга дәгъва итүче гражданнар тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү сыйфатын арттыруга кагыла. Шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрдә коррупциячел хокук бозуларга карата тискәре мөнәсәбәт булдыру буенча чаралар комплексы каралган.
2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасына кертелгән үзгәрешләрләр программа чараларының башкарма хакимият органнары һәм дә җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашырылуын күз алдында тота. Моңа бәйле рәвештә, якын арада 2012-2014 елларга коррупциягә каршы ведомство һәм муниципаль программаларга тиешле үзгәрешләр кертү таләп ителә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасына үзгәрешләр кертү турында” 2012 елның 17 августындагы 713 нче карары тексты белән http://minjust.tatarstan.ru/rus/info.php?id=307602 сылтамасын кулланып танышырга мөмкин.
 
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International