ТР Чүпрәле районында дини экстремизмны профилактикалауга һәм аңа каршы торуга юнәлтелгән чаралар турында
2012 елның 29 августы, чәршәмбе
2012 елның 28 августында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров, 2012-2014 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга караган республика максатчан программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем әгъзасы буларак, Татарстан Республикасының Чүпрәле муниципаль районында дини экстремизмны профилактикалауга һәм аңа каршы торуга юнәлтелгән чараларда катнашты.