Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановның Татарстан Республикасы көне уңаеннан котлавы
2012 елның 29 августы, чәршәмбе
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле татарстанлылар!
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән җөмһүриятебезнең төп дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы көне белән ихластан котлавымны кабул итеп алыгыз!
Безнең республика өчен халыкның бердәмлеге һәрвакытта да сәяси һәм рухи яктан милли идея, татарстанлылырның иң зур байлыгы, мөһим казанышы булды һәм шулай кала бирә. Ул - үткәнебезне, бүгенге көнебезне һәм киләчәгебезне бәйләүче тарихи нигез.
Бүген дә гражданнарыбызның каршылыкларны җиңеп чыгуга, барлык көчне республиканы алга таба үстерүгә һәм аны чәчәк аттыруга юнәлтелгән бердәм омтылышы шулай ук куәтле. Фәкать хәбәрләшеп, көчләрне берләштереп, бер-беребезгә ихтирам күрсәтеп кенә без Татарстаныбызның бөеклеген арттыра алабыз.