Россия юристлары ассоциациясенең төбәк бүлекчәләре командалары арасында III Бөтенроссия футбол турниры

2012 елның 29 августы, чәршәмбе
2012 елның 7-10 сентябрендә Казанда “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәләре командалары арасында III Бөтенроссия футбол  турниры була. Чараны ачу тантанасы 7 сентябрьдә Казан шәһәре Үзәк стадионының футбол – җиңел атлетика мәйданында булыр дип көтелә.
Исегезгә төшерәбез: “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәләре командалары арасында футбол буенча үткән тәүге ике турнирда җиңүне Татарстан юристлары командасы яулаган иде. Спорт уеннарын үткәрү шартларына ярашлы рәвештә, киләсе бөтенроссия футбол турниры турнирда җиңгән команда төбәге территориясендә уза. Шулай итеп, Татарстан территориясендә Россия юристлары ассоциациясенең Икенче Бөтенроссия футбол турниры булды һәм Өченчесе дә узачак.
Чараны “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге оештыра.
Юлламалардан күренгәнчә, турнирда Россиянең 10 төбәгеннән килгән командалар катнашачак. Бу юлы “Ассоциациянең футбол турниры җиңүчесе” исемен яуларга Тула, Тамбов, Түбән Новгород, Пенза, Белгород, Киров, Чиләбедән, Марий Эл Республикасыннан һәм Чуваш Республикасыннан командаларның килүе көтелә.
Турнирны үткәрү өчен Универсиада объектлары кулланылачак, аерым алганда, Казан шәһәре Үзәк стадионының футбол – җиңел атлетика мәйданы һәм “Баска” футбол стадионы.
Ассоциациянең Татарстан бүлеге футбол командасы булачак турнирга әзерләнү күнегүләренә кереште. Турнирны үткәрү шарты буенча, команда составына фәкать Россия юристлары ассоциациясе әгъзалары керә.
Татарстан Республикасы юстиция министры, Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе М.М.Корманов булачак футбол ярышларын үткәрү белән бәйле барлык оештыру мәсьәләләре турында фикер алышу булган оештыру киңәшмәсен үткәрде. Кунакларны каршы алу һәм чараны үткәрү эшенә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты белгечләре җәлеп ителә.
 
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International