ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының үтәлешен тикшерү турында

2012 елның 31 августы, җомга
2012 елның 28 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге белгечләре, 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында үтәлешен тикшерү графигына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә тикшерү үткәрделәр.
Тикшерү үткәрү барышында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарына беркетелгән программа чараларын гамәлгә ашыру эше, аерым алганда, комиссияләр эшен оештыру, норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү һәм республика программасында каралган башка чараларны башкару мәсьәләләре өйрәнелде.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә коррупциячел һәм бүтән хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы затларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасын раслау турында” 2011 елның 18 августындагы 687 нче карары белән расланган 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасына үзгәрешләр кертү хакында” 2012 елның 17 августындагы 713 нче карары турында бәян ителде һәм ведомствоның коррупциягә каршы программасына үгәрешләр кертергә тәкъдим ясалды.
Тикшерүнең башлангыч нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Б.В.Камалов катнашында узган киңәшмәдә чыгарылды, кадрлар хезмәтенең җаваплы заты А.И.Шәйхетдиновка коррупцияне профилактикалау буенча эшне яхшырту буенча теләк-тәкъдимнәр әйтелде.
 
 ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International