“Мир бизнеса” журналында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов белән әңгәмә
2012 елның 31 августы, җомга
“Мир бизнеса” журналы (№ 2, 2012 ел) Татарстан Республикасы юстиция министры, юридик фәннәр докторы, Россия Федерациясенең атказанган юристы, Татарстан Республикасының атказанган юристы М.М.Корманов белән “Законнар системасын камилләштерү” дип аталган әңгәмә бастырып чыгарды. Анда М.М.Корманов Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эшчәнлеге турындагы һәм республиканың законнар системасын камилләштерү мәсьәләләре хакындагы сорауларга җавап бирә.