Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Юстиция министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык тарихы
Элемтә өчен мәгълүмат
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет
Эшчәнлек
Дәүләт хезмәтләре
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Аналитик материаллар
Түләүсез юридик ярдәм
Хокукый белем бирү
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү
Җирле үзидарә
Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты
Гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру
Товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Цифрлы трансформация
Ситуацион үзәк
Монополиягә каршы комплайнс
Файдалы мәгълүмат
Документлар
Планнар, программалар, проектлар
ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентлары
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаштырган документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Министрлыкның эчке документлары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының исәпкә алу сәясәте
Татарстан Республикасы законнары җыентыгы
ТР дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан эшләнелә торган норматив хокукый актлар проектларын юридик-техник рәсмиләштерү буенча методик тәкъдимнәр
Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча гамәли тәкъдимнәр
Министрлык тарафыннан әзерләнгән ТР норматив хокукый актлары проектлары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеге турындагы мәгълүматны мәгълүматтан файдаланучы гарызнамәсе буенча аңа бирү тәртибе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларны юллау
Сайтка ярдәм
Сәхифәләр
Гражданнар мөрәҗәгате
Министрлык җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Законнар
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Еш сорала торган сораулар
Интернет кабул итү бүлмәсе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы
Кама Тамагы районында Белем көне
2012 елның 3 сентябре, дүшәмбе
1 сентябрьдә Россиядә Белем көне һәм яңа уку елы башлану билгеләп үтелә.
Сентябрьнең беренче көне һәрвакытта да гомумхалык бәйрәме итеп кабул ителә. Мәктәпләрдә, гадәт буенча, уку елы башлануга багышланган тантаналы линейкалар үткәрелә.
Яңа уку елының беренче көнендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасының Кама Тамагы муниципаль районы мәктәпләрендә узган бәйрәм чараларында катнашты. Юстиция министры М.М.Корманов муниципаль район башлыгы З.Г.Гәрәфиев белән бергә укытучылар һәм укучыларны, шулай ук аларның ата-аналарын яңа уку елы башлану белән тәбрик итте һәм төрле номинацияләрдә, шул исәптән спорт чараларында җиңүчеләр дип танылган мәктәп укучыларына бүләкләр бирде. Юстиция министры М.М.Корманов мәктәп укучыларына истәлеккә спорт тупларын тапшырды.
Район мәктәпләренә визиты барышында юстиция министры укучылар белән мәгълүмат-хокук сәгатьләре үткәрде, анда ул хәзерге заманның яшь кешесе, хокукый дәүләтнең булачак белгече һәм төзүчесе нинди сыйфатларга һәм нинди яхшы якларга ия булырга тиеш булу турында, республикада социаль-икътисадый программаның гамәлгә ашырылуы хакында сөйләде, укучылар һәм укытучыларның заманча мәктәп, югары уку йорты эшенә, белгечләр әзерләүгә һәм башка гомумсәяси мәсьәләләргә кагылышлы, шул исәптән экстремизм һәм терроризм белән көрәшкә юнәлтелгән чаралар турындагы сорауларына җавап бирде.
Шул ук көнне, 2012 елның 1 сентябрендә, Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге каршындагы Яшь юристлар советы проекты – “Хокук мәктәбе” үз эшен дәвам иттерде.
Совет әгъзалары Руслан Галиуллин һәм Тимур Какохо, Казан (Идел буе) федераль университетының 4 курс студентлары, Казан шәһәренең Вахитов районы 5 нче лицеенда терроризм һәм экстремизмга каршы көрәшкә багышланган хокук дәресе үткәрделәр.
Яшьләр мәгариф учреждениеләренең террорчылыктан якланган булуы һәм яңа уку елы башлану кебек һәм халык күп җыела торган башка тантаналы чараларның куркынычсызлыгы тәэмин ителү, 2013 ел Универсиадасы алдында әлеге теманың әһәмияте турында сөйләделәр.
Хокук дәресендә катнашучылар 3 сентябрьдә Россиядә Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелүне искә төшереп үттеләр. Бу Россиянең соңгы кертелгән яңа истәлекле датасы, ул Бесландагы фаҗигале вакыйгаләр белән бәйле. Ул көнне боевиклар шәһәр мәктәпләренең берсен кулга төшерделәр. Теракт аркасында мәктәптә өч йөздән артык кеше һәлак булды, шуларның 150 дән артыгы балалар иде.
Дәрес үткәрү барышында өлкән сыйныф укучылары тема буенча фикер алыштылар, тематик хокук биремнәрен чиштеләр, Татарстанда дини эшлеклеләргә һөҗүм итүгә, Христос Спаситель чиркәвендә «Pussy Riot» төркеменең кыланышы һәм җаза алуына һәм башкаларга кагылышлы күпсанлы кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Лицей администрациясе укучыларга хокукый белем тарату мәсьәләләре буенча яшь юристлар белән хезмәттәшлекне яңа уку елында да дәвам итәргә чакырды.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
Рөстәм Заһидуллин: “Суд участокларындагы иминлек - безнең эшнең өстенлекле юнәлеше”
Казанда Татарстан Республикасы Судьялары советы утырышы узды. Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин доклад белән чыгыш ясаганда суд участокларының куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым тукталды.
“Акыллы йорт” куркынычсызлыгы һәм хайваннарны яклау: “Лаборатория Касперского” “Цифрлы ликбез” проектының яңа сезоны өчен видеороликлар чыгарды
“Лаборатория Касперского” дүртенче ел рәттән “Мәгълүматлар икътисады” илкүләм проекты һәм “Технологик лидерлык” илкүләм максаты кысаларында гамәлгә ашырыла торган “Цифрлы ликбез” Бөтенроссия мәгърифәтчелек проектында катнаша. Яңа сезонда компания “Цифрлы икътисад” АНО белән берлектә һәм Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Цифрлар министрлыгы ярдәмендә актуаль кибер-янаулар турында ике яңа видеоролик әзерләгән. Беренчесе цифрлы технологияләр ярдәмендә акыллы йортны һәм хайваннарны ничек сакларга икәнен аңлатса, икенчесе цифрлаштырылган яшәештә киберкуркынычсызлык буенча “зарарлы киңәшләрне” реаль эшли торган кагыйдәләрдән аерырга өйрәтәчәк. Видеороликлар һәм аларга методик материаллар цифровойликбез.рф сайтында бар.
27
апрель, 2026 ел
Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында Татарстанда Җиңү көненә багышланган хокукый ярдәм чаралары узачак
Татарстан Республикасында 2026 елның 27 апреленнән 8 майга кадәр Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү чаралары оештырыла.
РФ Президенты җирле үзидарә органнарына карата контроль-күзәтчелек эшчәнлеген оештыру турындагы законны имзалады
85-ФЗ номерлы Федераль закон 2026 елның 9 апрелендә рәсми Интернет-порталда (www.pravo.gov.ru) басылып чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз