Вакантлы вазыйфаларны биләп торуга конкурс нәтиҗәләре

2012 елның 4 сентябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре, консультанты һәм 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс булды.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләр конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын җыйды һәм конкурсның җиңүчеләре дип табылды:
Коптева Аделина Викторовна, Казан шәһәре Вахитов районының 6 нчы суд участогы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре;
Динмөхәммәтова Ләйсән Флюр кызы, Чаллы шәһәренең 22 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире;
Зиннәтуллина Алсу Әгъләм кызы, Казан шәһәре Вахитов районының 6 нчы суд участогы җәмәгать судьялары аппараты консультанты.
Шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокук ягыннан тәэмин итү бүлеге җитәкчесе дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс булды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Нуриәхмәтов Илнар Фисхат улы конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын җыйды һәм конкурсның җиңүче дип танылды.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International