Казанда РЮА төбәк бүлекчәләре арасында 2012 елның иң яхшы футбол командасын билгелиләр

2012 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе
2012 елның 8-9 сентябрь көннәрендә Казанда “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәләре командалары арасында III Бөтенроссия футбол турниры була. Аның нәтиҗәсе буенча Россия юристлары ассоциациясенең төбәк бүлекчәләре арасында иң көчле футбол командасы билгеләнәчәк.
Ярышларны тантаналы ачу 2012 елның 8 сентябрендә иртәнге сәгать унда Казан шәһәре Үзәк стадионының футбол-җиңел атлетика манежында була. Чараны “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге оештыра.
Турнирда Россиянең 10 төбәгеннән командалар катнашачак. “Россия юристлары ассоциациясенең футбол турнирында җиңүче” исемен яулау өчен Мәскәү, Тула, Тамбов, Түбән Новгород, Пенза, Белгород, Киров, Чиләбе шәһәрләреннән, Марий Эл Республикасыннан командалар киләчәк.
Исегезгә төшереп үтәбез: Татарстанның футбол командасы Бөтенроссия футбол турнирында беренчелекне ике ел рәттән (2010 ел – Тамбов, 2011 ел – Казан) бирми килде.
2012 елда җиңүче команда Татарстан башкаласында футбол турнирын икенче мәртәбә үткәрә. Ярышлар 2013 елгы Бөтендөнья Универсиадасы объектларында - Казан шәһәре Үзәк стадионының футбол-җиңел атлетика манежында һәм “Баско” стадионында узачак.
Турнирны үткәрү шартлары буенча, команда составына фәкать юристлар - юристлар ассоциациясе әгъзалары гына керә ала. Шулай итеп, уен кырында прокурорлар, судьялар, адвокатлар, нотариуслар, Россия субъектларының хокук идарәләре, министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм белгечләре очрашачак.
Финал уены, турнирны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2012 елның 9 сентябрендә Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында була.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International