Юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе составына сайланды
2012 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз икенче утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы итеп сайлап куелды.
Искә төшереп үтү мәслихәт: Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе составына хәлиткеч тавыш хокукы белән Татарстан Республикасы юстиция министры кандидатурасын Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан тәкъдим ителгән иде.