Экспертларның республика конкурсы игълан ителде

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү буенча экспертларның ел саен үткәрелә торган  республика конкурсына гаризалар кабул ителү турында белдерә (Конкурс турындагы Нигезләмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 14 декабрендәге 943 номерлы карарының актуаль редакциясендә).

Конкурста катнашуга гаризалар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 14 декабрендәге 943 номерлы карары белән расланган формада кабул ителә (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 23 июлендәге 581 номерлы карары редакциясендә).

Гариза формасы  “Коррупөиягә каршы тору” бүлегенең "Норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү буенча экспертларның ел саен үткәрелә торган  республика конкурсы" бүлекчәсендә урнаштырылган.

Гаризага теркәлә:

бәйсез эксперт сыйфатында аккредитацияләнү турында таныклык күчермәсе;

бәяләмәләрнең коррупциоген факторлар һәм аларны бетерү юллары күрсәтелгән, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының 2011 елның 21 октябрендәге 363 номерлы боерыгы белән расланган формадагы күчермәләре (бәяләмәдә коррупциоген факторга күрсәтмә булмаган яки аны бетерү юллары күрсәтелмәгән очракта, мондый бәяләмә карауга кабул ителми);

бәяләмәләрне (алар булганда) карап тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының, Татарстан Республикасындагы дәүләт органнарының, муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарының һәм аларның вазыйфаи затларының мотивлаштырылган җаваплары күчермәләре.

Документлар 2019 елның 1 октябреннән 30ына  кадәр Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 йорт, 4 кат, 404 бүлмә адресы буенча кабул ителәчәк.

Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дән 18.00, җомга 9.00 дән 16.45 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты: 13.00дән 13.45.

Телефоннар: (843) 223-02-26, (843) 292-26-11.

Җиңүчеләрне билгеләү конкурс комиссиясе тарафыннан 2019 елның 1 ноябреннән 20сенә кадәр уздырыла.Конкурс йомгаклары конкурс комиссиясе утырышы беркетмәсе имзаланган көннән алып өч эш көне эчендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының “Интернет”  мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә www.minjust.tatarstan.ru алресы буенча рәсми сайтында урнаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International