Татарстанда герой-аналарга түләүсез җир кишәрлекләре биреләчәк

2026 елның 13 марты, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Герой-ана” исеменә лаек булган күпбалалы аналарга җир кишәрлекләре бирүгә юнәлдерелгән закон проекты хупланды.

Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эш төркеме утырышында тәкъдим ителгән үзгәрешләр Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 статьясына төзәтмәләр кертүне, шулай ук Кодекска җир кишәрлекләрен дәүләт милкеннән яисә муниципаль милектән бирү очракларын һәм тәртибен җентекләп регламентлый торган яңа 32(3) статья өстәүне күздә тота дип билгеләп үттеләр.

“Җир кишәрлеген алу хокукына Россия Федерациясе гражданнары булган ун һәм аннан да күбрәк баланы тапкан һәм тәрбияләгән, үзләре дә Россия гражданнары булган һәм Президент Указы нигезендә “Герой-ана” исеменә лаек булган хатын-кызлар ия”, - дип аңлаттылар утырыш барышында.

Алга таба закон проекты Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советына карауга җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International