Казанда “Россия – минем тарихым” мультимедиа тарихи паркында “Россия дәүләтенең суверенитетын яклау. Тарих һәм хәзерге заман” дип аталган тарихи-хокукый күргәзмә ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин да катнашты.
Әлеге экспозиция беренче тапкыр киң җәмәгатьчелеккә 2024 елның июнендә XII Петербург халыкара юридик форумында тәкъдим ителде. Хәзерге вакытта күргәзмә илнең күпчелек төбәкләрендә уңышлы күрсәтелә.
Масштаблы тикшеренү проекты Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан Россия тарихи җәмгыяте, “Ватан тарихы” фонды һәм Россия Госфильмофонды ярдәмендә әзерләнгән.
Рөстәм Заһидуллин үзенең сәламләү сүзендә Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителгән елда күргәзмәне уздыруның аеруча әһәмиятле булуын ассызыклады һәм гражданлыкны формалаштыру өчен тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген билгеләп үтте.
“Күргәзмә безгә илебезнең милли мәнфәгатьләрен һәм суверенитетын яклау кирәклеге турында искә төшерә. Бу экспозиция Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы контекстында аеруча актуаль, чөнки нәкъ менә ата-бабаларыбызның батырлыгы һәм фидакарь хезмәте тарихның иң катлаулы чорларында Россиянең бәйсезлеген һәм бөтенлеген саклап калырга мөмкинлек бирде”, - диде министр.
Күргәзмәнең уникальлеге шунда ки, анда Көнбатыш илләре сәясәтенең Россиягә каршы юнәлешен ачып бирә торган һәм Россиянең дәүләт суверенитеты өчен көрәшнең күп гасырлык тарихын күрсәтә торган тарихи фактлар берләштерелгән. Килүчеләр чит илләрнең гасырлар дәвамында: Болганчык еллардан алып бүгенге көнгә кадәр безнең илнең эчке эшләренә тыкшыну омтылышларын күрсәтә торган күпсанлы экспонатлар - документлар, фотографияләр һәм видеоматериаллар белән таныша алалар.