Чирмешән районы җәмәгать судьясының суд участогында “өй туе”

2012 елның 18 сентябре, сишәмбе
Узган җомгада, 2012 елның 14 сентябрендә, Татарстан Республикасы Чирмешән районы җәмәгать судьясы суд участогының яңа бинасын тантаналы ачу чарасы булды.
Бинага керү юлындагы кызыл тасманы Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов, Татарстан Республикасы Югары суды рәисе И.И.Гыйләҗев, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Н.Н.Хәмидуллин кистеләр.
Яңа бинаны ачу тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Ш.Ш.Яһүдин, Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Р.А.Шәрифуллин, Татарстан Республикасы судьялары советы әгъзалары һәм республиканың кайбер район судлары рәисләре катнашты.
Моңа кадәр җәмәгать судьясы һәм аның аппараты район суды бинасында зур булмаган бүлмәдә эш башкардылар. Муниципаль район башлыгы Н.Н.Хәмидуллин җәмәгать судьясына “Чиремшәннефть” идарәсенең административ бинасын бүлеп бирде, ә төзүчеләр аңа капиталь ремонт үткәрделәр, суд эшчәнлеген башкару өчен җайлаштырылган эш бүлмәләре өлгерттеләр. Хәзер бер суд участогы бинаның эшләү өчен барлык уңай шартлар да тудырылган бер канатында урнаша. Яңа урында суд эшчәнлеген башкару һәм гражданнарны кабул итү өчен һәрнәрсә дә бар: суд утырышлары үткәрү өчен иркен зал, судья кабинеты, канцелярия, архив өчен, хөкем ителгәннәр һәм канвой өчен бүлмәләр. Кабинетларда яңа җиһазлар урнаштырылды. Район җитәкчелеге бина тирәсендәге территорияне төзекләндерүгә дә көч куйды. Бина һәм аның янындагы территория үзенең күркәмлеге белән аерылып тора.
 Татарстан Республикасы Югары суды җитәкчелеге, муниципаль район башлыгы, республика судьялары җәмәгать судьясын һәм җәмәгать судьясы аппараты хезмәткәрләрен чын күңелдән “өй туе” белән котладылар, сыйфатлы ремонт өчен төзүчеләргә рәхмәт белдерделәр, ә юстиция министры исә тантана хуҗаларына тулы комплект компьютер җиһазын бүләк итте.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International