Татарстан Республикасында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне

2012 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе
2012 елның 21 сентябрендә Россия юристлары ассоциациясе Түләүсез юридик ярдәм көнен уздыра.
Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе, Татарстан Республикасы Конституция суды, РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы белән берлектә 2012 елның 21 сентябрендә әлеге чара кысаларында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Республикасы территориясендә Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздыралар.
Бу көнне Татарстанда 57 кабул итү бүлмәсе эшләр дип көтелә: һәр муниципаль районда “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәләре базасында, Россия Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсе (Кремль ур., 12 й.), “Бердәм Россия” партиясе рәисе Д.А.Медведевның төбәктә җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе (К.Маркс ур., 31/7 й.), шулай ук Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлегенең Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә урнашкан халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләре эшлиячәк.
Халыкны кабул итүдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан, Татарстан Республикасы Конституция судыннан, РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсеннән, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасыннан, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасыннан 120 дән артык юрист-консультант, шул исәптән ТР Юстиция министрлыгы һәм РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчелеге катнашачак.
Барлык җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләренең һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләренең исемлеге Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтының “Россия юристлары ассоциациясе” бүлегендә http://minjust.tatarstan.ru/rus/oppriemn.htm адресы буенча урнаштырыла.
Халыкны кабул итү тулаем эш көне дәвамында иртәнге сәгать 9дан кичке 6га кадәр, авыл районнарында иртәнге сәгать 8 дән алып кичке 5 кә кадәр ачык ишекләр көне рәвешендә узачак.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International