Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза ясау буенча экспертларның ел саен уздырыла торган республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башлану турында белдерә.
Документлар 2019 елның 1 октябреннән 30ына кадәр Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 нчы йорт, 4 нче этаж, 404 нче кабинет адресы буенча кабул ителә.
Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9:00 дән 18:00гә, җомга 9:00 дән 16:45 минутка кадәр, төшке аш вакыты 13:00 дән 13:45.
Белешмәләр өчен телефоннар: (843)223-02-26, (843) 292-26-11.