Гражданнар җыенын һәм үзара салым буенча референдум уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов  бүген “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясендә гражданнар җыенын һәм үзара салым буенча референдум уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәдә муниципаль районнар башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең юридик хезмәтләре җитәкчеләре, җирлекләр башлыклары катнашты.

Киңәшмәдә шулай ук ТР Президенты Аппараты башлыгы урынбасары – ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Артем Галәветдинов, ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова, ТР финанслар министрлыгының төбәкләр бюджетлары белән үзара мөнәсәбәтләр буенча бүлеге башлыгы урынбасары Фәридә Ханзафарова катнаштылар.

Мөхәррәм Ибәтов киңәшмә кысаларында җыеннарны уздыру тәртибен регламентлаучы норматив хокукый актларны федераль законнарга туры китерү турында сөйләде, бүгенге көнгә муниципаль берәмлекләр уставларына  гражданнар җыеннарын уздыру процедурасын детальләштерү эшендә үзгәрешләр кертү кирәклеген ассызыклап узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International