Министр Тенеш халкы белән очрашты

2012 елның 5 октябре, җомга
Бүген юстиция министры Мидхәт Корманов Кама Тамагына эш сәфәре белән барып кайтты. Муниципаль район администрациясе җитәкчелеге белән сөйләшү вакытында җирле үзидарә органнарының, әйдәп баручы предприятиеләр һәм оешмалар коллективлары яшәешендәге мөһим проблемалар хокук ягыннан якын килеп каралды. Сөйләшү барышында, аерым алганда, җирле үзидарә органнарының закон чыгаруга кагылышлы хокуклары һәм вәкаләтләре турында фикер алышынды.
Шуннан соң республика ведомствосы башлыгы Тенеш шәһәр тибындагы поселогына барды, анда җирле халык – хезмәт ветераннары белән очрашты. Министр клубта оештырылган чәй табыны артына җыелган аксакалларны Өлкәннәр декадасы белән тәбрик итте, аларга министрлыкның төп эшчәнлек юнәлешләре турында сөйләде. Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү юнәлешенә аерым тукталды. Рәсми булмаган очрашу барышында министр тыңлаучыларның күпсанлы сорауларына җавап биреп барды.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International