Мамадыш җәмәгать судьяларында – өй туе

2012 елның 8 октябре, дүшәмбе
Бүген юстиция министры М.М.Корманов һәм республиканың Югары суды рәисе И.И.Гыйләҗев Мамадышта булып кайттылар. Алар эш сәфәренә куанычлы вакыйга уңаеннан чыктылар. Бу көнгә районның җәмәгать судьялары урнашкан бинада өстәмә “аппартаментлар”ны тантаналы ачу билгеләнгән иде. Моңа кадәр алар ике катлы бинада урнашканнар иде, әмма кулланылышта, икенче катның начар хәлдә булуы сәбәпле, фәкать беренче кат кына иде.
Әмма бернәрсә дә караусыз озак ята алмый. Республика һәм җирле хакимият тырышлыгы белән финанс мөмкинлекләре табылды, җирле төзүчеләр үзләренең барлык осталыкларын эшкә җиктеләр: ташландык кат заманча эшләнгән матур бүлмәләргә әверелде. Яңа бүмәләрнең Фемида хезмәткәрләре өчен ни дәрәҗәдә көтеп алынган бүләк булуы турында әйтеп тә торасы юк! Яңа җиһазлар исә бүлмәләрне тагы да күркәмрәк күрсәтә. Өстәмә мәйданнар алгач, һичшиксез, җәмәгать судьялары аппаратының эш шартлары һәм көнкүреше уңай якка үзгәрер.
Өй туе тантанасында Мамадыш районы администрациясе башлыгы А.П.Иванов, юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, Мамадыш җәмәгать судьяларының Саба, Балык Бистәсе, Менделеевск районнарыннан килгән хезмәттәшләре, төзүчеләр һәм район үзәге халкы катнашты.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International