2012 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы территориясендә “Иннополис” инновацион үзәген төзү турында чираттагы киңәшмә булды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының җирле үзидарә органнары һәм “Җир” республика кадастр үзәге” ААҖ вәкилләре катнашты.