Уңайлыклары булган яңа урынга

2012 елның 16 октябре, сишәмбе
Казанның Вахитов районындагы дүрт суд участогы аппаратының җәмәгать судьялары һәм хезмәткәрләре бу көннәрдә котлаулар кабул итә. Алар Нариман урамы, 63 нче йорт адресы буенча урнашкан иске бинадан Коротченко урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан яңа бинага күченделәр. Монда, хезмәт итү өчен, барлык тиешле һәм уңай шартлар тудырылган. Кыска вакыт эчендә башкарылган күченүдән соң, участок гадәти тәртиптә эшли башлады – килүчеләрне кабул итү, телефон аша шалтыратуларга җавап бирү дәвам иттерелде. Яңа телефоннар: 2 нче участок – 292-15-23; 3 нче участок – 292-48-31; 4 нче участок – 292-18-98 һәм 7 нче участок – 292-15-47.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International