Вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурс турында белдерү

2012 елның 17 октябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе эшчәнлеген тәэмин итү секторының әйдәүче киңәшчесе дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
Квалификациягә карата таләпләр: югары һөнәри белем, дәүләт хезмәтенең өлкән һәм кече төркеме вазыйфаларында бер елдан ким булмаган дәүләт хезмәте стажы яисә белгечлек буенча ике елдан ким булмаган хезмәт стажы.
Документлар 2012 елның 17 октябреннән 6 ноябренә кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Конкурсны үткәрү өчен күз алдында тотылган көн – 2012 елның 22 ноябре. Конкурсның үткәрелү урыны – ТР Юстиция министрлыгының конференцияләр залы, 3 кат.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсенә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-51-48, 292-38-15 телефоннары аша белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International