Җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза ясау өчен җаваплы вазыйфаи затларын укыту

2012 елның 24 октябре, чәршәмбе
2012 елның 23 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы,Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 18 августындагы 687 номерлы карары белән расланган Коррупциягә каршы комплекслы республика программасының 2.3 пунктын үтәү максатларында, норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза ясау өчен җаваплы вазыйфаи затларга укулар уздырды.
Укуның максаты экспертиза ясау өчен җаваплы затларның квалификациясен күтәрүдән гыйбарәт.
Казанда узган семинарга муниципаль берәмлекләрнең юридик хезмәтләре вәкилләре килде.
Тыңлаучылар алдында Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре чыгыш ясады.
Семинарда катнашучылар һәр чыгыш барышында үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Муниципаль берәмлекләрнең вазыйфаи затларының үзара тәҗрибә уртаклашулары укулар уздыруда яңалык булды.
Норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертизаны иң актив ясаучы һәм коррупциягә кагылышлы очракларны ачыклаучы  җаваплы затлар – Лаеш һәм Түбән Кама муниципаль районнары вәкилләре – чыгыш ясадылар һәм уңай тәҗрибәләре турында җиткерделәр. Аларның чыгышлары вакытында слайдлар күрсәтелеп бару мәгълүматны үзләштерергә ярдәм итте.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International