Бүген ТР юстиция министры М.М.Корманов, министр урынбасары Н.В.Рагозина ТР Югары Суды рәисе И.И.Гыйләҗев һәм ТР район судлары рәисләре белән бергә Арча муниципаль районына эш сәфәренә чыктылар. Визитның максаты район җәмәгать судьяларының төзекләндерелгән биналарын карау иде.
Бинаның икенче катында урнашкан бүлмәләр озак вакыт дәвамында кулланылмыйча торды, шул сәбәпле 2 суд участогы 190 кв. метрда урнашкан, бер суд утырышлары залы икесенә дә карый иде.
ТР Президенты ярдәме белән һәм ТР юстиция министрының һәм дә ТР Югары Суды рәисенең актив катнашында ТР Юстиция министрлыгына күрсәтелгән бинаны төзекләндерүгә акча бүлеп бирелде.
Хәзер, ремонттан соң, җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары биләп торган мәйдан 2 суд участогына 578 кв. метр тәшкил итә. Өстәмә рәвештә тагын бер суд залы, консультантлар һәм суд утырышы секретарьләре өчен эш бүлмәләре, зур архив һәм ашау бүлмәсе җиһазландырылды.
Тудырылган шартлар суд участокларын җиһазлауга карата куелган таләпләргә нигездә җавап бирә.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте