2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасының тормышка ашырылуын тикшереп тору

2012 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Октябрь ахырында һәм бу ай башында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика, координация һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының тормышка ашырылуын тикшерү графигына ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт торак төзелеше инспекциясендә һәм Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында тикшерү уздырдылар.
Күрсәтелгән тикшерүләр барышында Коррупциягә каршы комплекслы республика программасында каралган коррупциягә каршы чараларның аларны башкарырга тиешле Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан үтәлеше өйрәнелде.
Аерым алганда, Татарстан Республикасы Дәүләт торак төзелеше инспекциясе җитәкчесе каршындагы комиссияләрнең һәм Питрәч муниципаль районында коррупциягә каршы тору комиссияләренең, эш урынында тәртипкә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча тиешле комиссияләрнең эшләве мәсьәләләре, шулай ук программадагы башка чараларның үтәлү барышы каралды.
2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларын тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасы Дәүләт торак төзелеше инспекциясендә уздырыла торган эш турында коррупциягә каршы чараларны оештыру һәм башкару өчен җаваплы хезмәткәрләр белән фикер алышынды. Тиешле мәгълүмат Инспекция җитәкчесе В.А.Кудряшовка җиткерелде.
Питрәч муниципаль районында тикшерүләрнең башлангыч нәтиҗәләре районның башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Г.П.Товкалев белән бергә чыгарылды, коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча башлык ярдәмчесенә исә район җирле үзидарә органнарының коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшчәнлеген камилләштерү буенча төгәл тәкъдимнәр бирелде.
Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Интернет-сайтында «Коррупциягә каршы тору» бүлегендәге «2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасының тормышка ашырылуын тикшереп тору» бүлекчәсендә танышырга мөмкин.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International