Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең квалификация имтиханы

2012 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

2012 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР Юстиция министрлыгы аттестация комиссиясе ТР җәмәгать судьялары аппараты дәүләт граждан хезмәткәрләреннән класслы чин бирүгә квалификация имтиханнарын кабул итте.
Квалификация имтиханы, граждан хезмәткәренең белемен, тәҗрибәсен һәм осталыгын (һөнәри дәрәҗәсен) билгеләү өчен, телдән уздырылды.
Аттестация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча, 6 имтихан тотучы квалификация имтиханын тапшырды һәм класслы чин бирүгә тәкъдим ителде. Җәмәгать судьялары аппаратының 1 хезмәткәре квалификация имтиханын тапшыра алмады.
Аттестация комиссиясе утырышында В.П.Ганчурин, В.А.Гуревич һәм М.Х.Вафин бәйсез экспертлар булдылар.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International