Татарстанның Балык Бистәсе муниципаль районында күчмә кабул итү

2012 елның 16 ноябре, җомга

2012 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Олы Елга һәм Котлы Бөкәш авыл җирлекләре территориясендә авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмат-консультация төркеменең күчмә кабул итүе булды. Хокукый ярдәм сорап тирә-юньдәге җирлекләрдә яшәүчеләр дә, Балык Бистәсе штп. район үзәгеннән дә мөрәҗәгать иттеләр. Кабул итү барышында 81 район кешесенә ярдәм күрсәтелде.
Халыкны кабул итү статистикасы буенча, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы компетенциясенә караган хокукый консультация бирүне сорап 12 кеше мөрәҗәгать итте, унар кеше адвокаттан, Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Федераль салым хезмәте белгечләреннән ярдәм сорады, нотариус белән Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, шулай ук Россия Пенсия фонды хезмәте белгечләре сигезәр гражданны кабул итте. Дәүләт реестрына караган сораулар буенча 4 район кешесе үз гозерен белдерде.
Балык Бистәсе районнында юридик ярдәм күрсәтү барышында 20 пенсионерга, 33 хезмәткәргә, шул исәптән укытучыларга, авыл җирлекләре башлыкларына, мәктәп директорларына, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре һәм тәрбиячеләренә булышлык күрсәтелде. Юридик ярдәм сорап шулай ук 3 эшче һәм 5 эшсез мөрәҗәгать итте.

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International