2012 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе эшчәнлеген тәэмин итү бүлекчәсе мөдире дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс уздырылды.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Латыйпов Вил Әзгар улы конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын җыйды һәм конкурсның җиңүчесе дип танылды.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте