Кичә, 21 ноябрьдә, Юстиция министрлыгының конференция залында «Хокук hәм хәят» - «Право и жизнь» журналының редакция советы утырышы булды. Фикер алышу өчен ике мәсьәлә тәкъдим ителде: а) редакция советының составын тәгаенләү, б) басманың киләсе декабрь саны эчтәлегенә карата фикерләр белдерү һәм аны раслау. Утырышны редсовет рәисе министр М.М.Корманов алып барды.
Утырыш барышында журналның эчтәлеген актуальләштерүгә карата фикерләр белдерелде, редакция хезмәткәрләренә исә чираттагы һәм киләсе саннарның темаларын төгәлрәк билгеләргә тәкъдим ителде. Яктыртылачак темалар журналга укучыларның игътибарын тагы да күбрәк җәлеп итәрлек булырга тиеш.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте