2012 елның 24 декабрь шимбәсендә «Тулпар» спорт комплексында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары хезмәткәрләре арасында II Спартакиада кысаларында баскетбол ярышлары булды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы ТР Финанс министрлыгы һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командалары белән ике уен үткәрде. Узган уен нәтиҗәләре буенча юстициялеләр ярышларның 1\8 финалына чыкты.
Спорт бәйгеләрендә киләсе очрашулар 2012 елның 8 декабренә билгеләнде. Уен кырында Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгы һәм Сәнәгать министрлыгы командалары очрашачак.
Бу атнада боулинг (1 декабрь) һәм бильярд (2 декабрь) буенча ярышлар башланачак.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте