Бүген Казанда “Хокук белеме атналыгы”ның “Хокук. Бар” дип аталган яшьләр проекты үз эшен башлап җибәрде. Ул Казанның югары уку йортларында 2012 елның 27 ноябреннән алып 3 декабренә кадәр узачак. Хокук белеме атналыгы югары һәм урта махсус уку йортлары, шулай ук Казан шәһәре мәктәпләрендә укучылар өчен оештырылган, яшьләрдә хокукый фикер йөртүне һәм гомумән хокукый культураны булдыруга юнәлтелгән чаралар комплексын тәшкил итә.
Проектта катнашучыларны хокук белеме дөньясына кертү буенча атналык курс 1500 студентны һәм 500 мәктәп укучысын колачлар дип көтелә.
Чараны “ТР студентлар лигасы” РМОО белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы оештырды.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының актлар залында проектны ачу тантанасы булды, анда юридик клиникаларның, Казан шәһәрендәге югары уку йортларының юридик факультетлары студентлары һәм иҗтимагый яшьләр берләшмәләре вәкилләре катнашты. Очрашуның темасы “Гражданнарга хокукый белем тарату өлкәсендә инновацион идеяләр һәм якын килүләр” дип билгеләнгән иде.
Чарада катнашучыларны сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов, шулай ук ТР Конституция Суды, РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре, “Студентлар лигасы” җитәкчесе Т.Д.Сөләймәнов, проект кунаклары һәм экспертлары чыгыш ясады.
“Хокук белеме атналыгы”н уздыруны ачу белән берүк вакытта Казанның биш югары уку йортында “Студентларга юридик ярдәм күрсәтү” акциясе узды. Аларның барышында уку йортларындагы юридик клиникалар вәкилләре югары уку йортлары студентларына юридик консультация ярдәме күрсәттеләр.
Иртәгә “Хокук белеме атналыгы” кысаларында юриспруденция буенча М.М.Сперанский исемендәге вузара студентлар олимпиадасы була, анда барлык югары уку йортларының юридик булмаган факультетлары студентлары да катнаша ала. Алар өчен махсус программа хәзерләнгән.
Проектка йомгак ясау, чарада җиңүчеләрне һәм актив катнашучыларны бүләкләү ТР Юстиция министрлыгында 3 декабрьгә билгеләнгән.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте