2012 елның 23 ноябрендә Россия Юстиция министрлыгында РФ Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы булды. Анда “Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү системасы торышы турындагы мәсьәлә турында фикер алыштылар. Утырышта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының аналитика һәм норматив-методик эш бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Евгений Кириллов, Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге каршындагы Яшь юристлар советы рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Станислав Александров, шулай ук студентлар һәм РЮА Яшь юристлар советы әгъзалары Тимур Какохо һәм Павел Соломонов катнаштылар.
Коллегия утырышында кереш сүз белән Россия Федерациясе юстиция министры Александр Коновалов чыгыш ясады. Ул халыкның югары дәрәҗәдәге махсус белем сорый торган юридик ярдәм алу мөмкинлеге булуның әһәмиятлелеген сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтелүгә ихтыяҗны канәгатьләндерә алу белән тиңләштерде. Александр Коновалов сүзләренә караганда, халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү системасы дәүләт бюджетыннан, шулай ук юридик клиникалар һәм Россия юристлар ассоциациясе аркылы түләү белән адвокатларның ихтыяри ярдәмен, адвокатлар һәм дәүләт бюролары эшен үз эченә алган бер төркем компонентлардан оештырылырга тиеш.
Россия юстиция министры гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә Россия юристлар ассоциациясенең яшь юристлары өлеше зур булуны билгеләп үтте.
А.Коновалов, чыгышына йомгак ясап, Россиядә гражданнарның якланмаган категорияләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү тәҗрибәсенең моңа җаваплы кешеләрнең гадәти эшенә әверелүе өчен шактый эшләр башкару таләп ителүне ассызыклады.
Шул ук көнне Мәскәүдә Россия юристлар ассоциациясенең Яшь юристлар координация советы утырышы узды, аның эшендә шулай ук Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге каршындагы Яшь юристлар советы вәкилләре актив катнаштылар. Координация советы утырышында чыгыш ясаган Станислав Александров РЮАнең Татарстан төбәк бүлеге каршындагы Яшь юристлар советы активистларының халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә генә түгел, ә ТР Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасы закон проектларына җәмәгать экспертизасын ясауда катнашулары, РЮАнең “Хокук мәктәбе” федераль проектын тормышка ашырулары, шулай ук башка файдалы күп кенә башлангычларда катнашулары турында бәян итте. Хәзер, мәсәлән, юристлар активы К(Иб)ФУның Балалар университеты эшчәнлегенә керешеп киттеләр.
С.Александров, Россия Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы темасы турында фикер алышуны дәвам итеп, Координация советы эшендә катнашучыларга Россиядә һәм дөньядагы беренче юридик клиникага Казан университеты профессоры Д.И.Мейер тарафыннан Казанда нигез салынуы турында искә төшерде. Моңа нигезләнеп киләсе елда түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм гомумән Россия Федерациясендә югары юридик белем мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли форумны Казан (Идел буе) федераль университеты базасында уздыру тәкъдимен Ассоциация җитәкчелегенә ирештерде. Аны уздыру барышында форумда катнашучыларның Россиядә югары юридик белем бирү системасының төп мәсьәләләренә карата үз карашларын төп проблемаларны билгеләп һәм дәүләт хакимиятенең компетентлы органнарына һәм университет берләшмәсенә мөрәҗәгать итүне үз эченә алган тиешле резолюцияне кабул итеп билгели алу мөмкинлеге булыр иде.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте