ТР Юстиция министрлыгында гражданнарны видео аша кабул итү

2012 елның 28 ноябре, чәршәмбе

2012 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы гражданнарын кабат видео аша кабул итте. Министр он-лайн тәртибендә 10 гражданның сорауларына җавап бирде. Кызыксындырган мәсьәләләрнең өчесе - муниципаль законнарга, берәр сорау җир, гражданлык, процессуаль законнарга һәм җирле үзидарә турындагы законнарга кагылышлы булды, икесе - торак законнарын һәм берсе – “Персональ мәгълүматлар турында” ФЗ куллану белән бәйләнешле булды.
Гражданнар барлык сорауларга да законнарга нигезләнгән кирәкле аңлатмалар бирделәр.
Видео аша кабул итүдә Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Р.Г.Хәмидуллин, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Видео аша кабул итү барышында яңгыраган сораулар һәм аларга җаваплар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтының “Еш бирелә торган сораулар” бүлегенә урнаштырылды.

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International