Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең юридик хезмәтләрендә эшләүчеләрне укыту

2012 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Кичә, 2012 елның 28 ноябрендә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының утырышлар залында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең юридик хезмәтләрендә эшләүчеләрне укыту буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан оештырылган чираттагы семинар узды. Семинарның темасы юридик затларга һәм индивидуаль эшкуарларга карата дәүләт контроленең (күзәтчелегенең) һәм муниципаль контрольнең төп төрләренә багышланды. Фикер алышуда Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук Татарстан Республикасы Прокуратурасы белгечләре катнашты. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының административ реформа мәсьәләләре буенча дәүләт идарәсенең методология бүлеге җитәкчесе Н.В.Баркова, Татарстан Республикасы Прокуратурасының эшкуарларның хокукларын саклауны күзәтү бүлеге прокуроры А.Ф.Хисамова чыгыш ясадылар. Бу лекторларның чыгышлары семинар тыңлаучыларында зур кызыксыну уятты һәм актив фикер алышу өчен нигез булды.
Архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсенә караган муниципаль хокукый актларның шәһәр округы территориясендә җирле (муниципаль) әһәмияттәге мәдәни мирас объектларын саклау һәм куллануны оештыру һәм гамәлгә ашыру өлешенә кагылышлы таләпләрнең үтәлешенә муниципаль контрольне гамәлгә ашыру, шулай ук муниципаль җир контролен башкару мәсьәләләрендәге уңай тәҗрибә белән Казан һәм Чаллы шәһәренең юридик хезмәтләре вәкилләре уртаклашты.

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International