Федераль бюджет акчасын җәлеп итү мәсьәләсе буенча эшче төркем утырышы

2012 елның 30 ноябре, җомга

2012 елның 28 ноябрендә ТР Юстиция министрлыгында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрдәнов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчасын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12 нче эшче төркемнең чираттагы уырышы булды.
Утырышта республика министрлыклары һәм федераль башкарма хакимиятнең Татарстан Республикасы территориясендә федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыру эшендә катнашучы территориаль органнары вәкилләре катнашты.
Эшче төркем әгъзалары утырышы барышында түбәндәге мәсьәләләр турында сөйләштеләр:
- күзәтелә һәм гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтелә торган федераль программаларны тормышка ашыру һәм финанслау барышы, шул исәптән федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчаны 2012 елда үзләштерү мәсьәләсе, шулай ук 2013 елга һәм якын киләчәккә заявкалар булдыру;
- күзәтелә һәм гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтелә торган федераль программалар буенча 12 нче эшче төркем әгъзаларының Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән үзара хезмәттәшлек итү тәртибе.
Утырышта эшче төркем әгъзалары аерым максатчан программаларны финанслауга караган четерекле мәсьәләләрне билгеләделәр һәм аларны хәл итү мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр.
Эшче төркем җитәкчесе М.М.Галимәрдәнов эшче төркем әгъзаларының Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча йөкләмә бирде, шулай ук 12 нче эшче төркемнең алга таба эшчәнлегенә карата теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International