Бүген, 30 ноябрьдә, Бөгелмәдә республиканың юстиция министры М.М.Корманов, ТР Югары Суды рәисе И.И.Гыйләҗев, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы И.А.Касыймов, шәһәр җәмәгатьчелеге вәкилләре, Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы җәмәгать судьялары корпусы катншында җәмәгать судьяларының яңа дүрт катлы бинасын тантаналы ачу булды.
Бу вакыйганың Бөгелмәдә Гадел хөкем йортының республикада шундыйлардан беренче булып эшли башлавына нәкъ 10 ел булган көннәрдә ачылуында ниндидер бер мәгънә бар. Гадел хөкем йортына тоташтырып төзелгән җәмәгать судьялары бинасы шул рәвешле бердәм хезмәт урыннары комплексын тәшкил итә. Хәзер монда шәһәр һәм район хокук саклау органнарының барлык хезмәтләре дә урнаша.
Мондый тантаналы мизгелләрдә, гадәт буенча, кунак һәм хуҗаларның кыска котлаулары, җәмәгать судьяларының яңа эш урыннарын булдыру өчен унбиш ярым миллион сумнан ким булмаган акча күчергән республика хакимияте исеменә, шулай ук бинаны заманча матур, уңайлы һәм күркәм итеп эшләр өчен күп көч сарыф иткән җирле хакимият исеменә дә олы рәхмәт сүзләре яңгырады.
Илгиз Идрис улы Гыйләҗев хезмәт һәм көнкүрешнең мондый уңайлы шартларында суд хакимнәренә эшләүнең һичшиксез җиңел, җайлы һәм күңелгә ятышлы булачагына ышанычын белдерде. Мидхәт Мәзгут улы үз чыгышы ахырында җәмәгать судьяларына өй туе уңаеннан заманча компьютер җиһазын бүләк итәчәген ышандырды.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте