Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы турында

2012 елның 4 декабре, сишәмбе

2012 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты чираттагы утырышын уздырды.
Утырышта законсыз торак төзелеше объектларына «паспортлаштыру»ны уздыруга караган һәм бу төзелешкә рөхсәт бирүдә гаепле вазыйфаи затлар турындагы мәсьәлә каралды.
Бу хакта җентекләп сөйләшүне, Ведомствоара комитет әгъзаларының күрсәтмәләрен исәпкә алып һәм хәлнең торышын ахырына кадәр ачыклаганнан соң, Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының киләсе утырышына калдыру турында карар кабул ителде.
Утырышта, расланган көн тәртибендә каралганча, индивидуаль торак төзү өчен билгеләнгән кишәрлекләрдә төзелгән (төзелә торган) күпфатирлы йортлар реестры турында һәм индивидуаль торак төзү өчен җир кишәрлекләрен сатып алырга теләгән гражданнарга җир кишәрлеген бирү турында гариза биргәндә торак йорт проекты эскизын бирү хакындагы мәсьәләне өйрәнү нәтиҗәләре турында мәсьәлә каралды.
Тиешле нотык белән чыгыш ясаучы булмаганга күрә, әлеге мәсьәләне карау Комитетның киләсе утырышына күчерелде.
Шуннан соң Комитет әгъзалары ике Татарстан Республикасы законы проектын карадылар: «Татарстан Республикасы һәлакәттән коткару хезмәтләре һәм һәлакәттән коткару формированиеләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» һәм «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 27 статьясына үзгәреш кертү хакында». Ике проект та хупланды һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты - Татарстан Республикасы Хөкүмәте регламентында каралган тәртиптә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кертеләчәк.
2012 елның 30 ноябрендәге Комитет утырышы беркетмәсе белән http://minjust.tatarstan.ru/rus/info.php?id=403572 адресы буенча кереп танышырга мөмкин.

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International