РТ Юстиция министрлыгында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан очрашу

2012 елның 7 декабре, җомга

БМО 9 декабрьне Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан итте.
Бу көн тәүге тапкыр 2004 елның 9 декабрендә билгеләп үтелде.
Конвенциянең максаты – коррупцияне кисәтү һәм тамырыннан юк итү. БМО аны икътисадый үсешне туктатуга, демократик институтларны һәм законның өстенлеге принцибын көчсезләндерүгә, иҗтимагый тәртипне бозуга һәм җәмгыятьнең ышанычын югалтуга китерүче сәбәп итеп күрә, чөнки ул оешкан җинаятьчелекнең, террорчылыкның һәм иминлекне бозуга юнәлтелгән башка тискәре эшчәнлекләрнең чәчәк атуы өчен мөмкинлекләр тудыра.
Бу көнне дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан демонстрацияләр, очрашулар, конференцияләр һәм башка чаралар уздырыла.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында исә бүген Министрлык коллективы Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең баш киңәшчесе И.Н.Гущин белән очрашты. Очрашу, әлбәттә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне якынлашуга бәйле уздырылды. Очрашу барышында И.Н.Гущин Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе эше, коррупциягә каршы кабул ителгән законнар өлкәсендәге хокукый базаны үстерү, коррупциягә кагылышлы күренешләр белән көрәшүгә юнәлтелгән чаралар турында сөйләде, очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирде һәм коррупциягә каршы кабул ителгән законнарны тормышка ашыру белән бәйле кайбер очракларга үз фикерен белдерде.

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International