Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратында вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурс нәтиҗәләре

2012 елның 12 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре, консультанты, 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс булды.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләр конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын җыйды һәм конкурсның җиңүчеләре булып танылды:
Краснова Ольга Алексеевна, Казан шәһәре Идел буе районының 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре;
Фаттахова Лиана Тәлгать кызы, ТР Чаллы шәһәренең 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре;
Гыйльметдинова Алсу Нуретдин кызы, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире;
Әхмәтшина Гөлназ Хабил кызы, Казан шәһәре Совет районының 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире;
Карамельский Артур Валерьевич, Казан шәһәре Идел буе районының 3, 6 нчы суд участоклары җәмәгать судьялары аппараты консультанты;
Файзуханова Руфина Әнвәр кызы, Казан шәһәре Киров районының 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты;
Гыйльметдинова Наилә Сөләймән кызы, Казан шәһәре Совет районының җәмәгать судьясы аппараты консультанты.
Түбәндәге вакантлы вазыйфаларны биләп торуга конкурслар уздырылмады:
ТР Менделеевск районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре;
Казан шәһәре Совет районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International