Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов IV чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 36 нчы утырышында гражданнар, юридик затлар һәм вазыйфаи затлар тарафыннан ресурслар сарыф итүне исәпләү җайланмалары күрсәткечләрен бозып күрсәткән өчен административ җаваплылыкны көчәйтү максатында эшләнгән “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына Закон проектында түбәндәге составларда каралган хокук бозуларны кылган өчен административ җаваплылыкны көчәйтергә тәкъдим ителә:
1) административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының (алга таба – АХБ турында РФ Кодексы) 7.19 статьясында каралган хокук бозуларны кылган өчен (электр челтәрләренә, нефтьүткәргечләргә, нефть продуктларын үткәргеч торбаларга һәм газүткәргечләргә үзлектән тоташу, шуның кебек үк электр, җылылык энергиясен, нефть, газ яки нефть продуктларыннан үзлегеннән (исәбен алып бармыйча) куллану);
2) АХБ турында РФ Кодексының 9.11 статьясында каралган хокук бозуларны кылган өчен (ягулык һәм энергия куллану кагыйдәләрен, ягулык һәм энергия кулланып эшли торган җайланмаларын, электр челтәрләрен, энергия чыганакларын, ягулык һәм аны эшкәртүдән алынган продуктларны саклау, тоту, сату һәм транспортлау объектларын урнаштыру, эшләтү кагыйдәләрен бозу).
АХБ турында РФ Кодексының 23.30 һәм 28.3 статьяларында каралганча, АХБ турында РФ Кодексының 7.19 (вазыйфаи һәм юридик затларга кагылышлы) һәм 9.11 статьялары буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр дәүләт энергетика күзәтчелеге органнарының вазыйфаи затлары; АХБ турында РФ Кодексының 7.19 статьясы буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр эчке эшләр органнарының (полициянең) вазыйфаи затлары тарафыннан төзелә.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы биргән мәгълүмат буенча, АХБ турында РФ Кодексының 7.19 статьясында каралган административ хокук бозулар өчен административ җәзалар саны 2010 елда 59 берәмлек, 2011 елда – 233 берәмлек, 2012 елның 20 декабренә - 289 берәмлек тәшкил итте.
Статистика мәгълүматларына ясалган анализ АХБ турында РФ Кодексының 7.19 һәм 9.11 статьяларында каралган административ хокук бозулар турында эшләр буенча җәзалар саны даими артып торуы турында нәтиҗә чыгарырга нигез бирә.
Закон проекты Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан эшләнде һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан кертелде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының закон чыгару инициативасын хуплады һәм закон проектын РФ ФС Дәүләт Думасына кертү турында карар кабул итте.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте