Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчасын җәлеп итү мәсьәләсе буенча эшче төркем утырышы турында

2012 елның 25 декабре, сишәмбе

2012 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчасын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12 нче эшче төркем утырышы булды.
Утырышны 12 нче эшче төркем җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н. Столяров алып барды.
Утырышта Татарстан Республикасы территориясендә Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчасын җәлеп итү буенча федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүче республика министрлыкларының һәм федераль башкарма хакимият органнары территориаль органнарының 2012 елдагы эшенә йомгак ясалды.
12 нче эшче төркем җитәкчесе урынбасары С.Н. Столяров “2009-2013 елларда Россия Федерациясенең химик һәм биологик куркынычсызлыгы илкүләм системасы” ФМП ның финанслануын һәм бүлеп бирелгән акчаның тулы күләмендә үзләштерелүен тәэмин итү эшенең уңай булуын, шулай ук “Дәүләт җир кадастрын һәм күчемсез милек объектларының дәүләт исәп-хисабын алып баруның автоматлаштырылган системасын булдыру” ФМП (Күчемсез милек кадастры системасын булдыру (2006 – 2012 еллар)” кече программасы) кураторының активлыгын билгеләп узды.
Моның белән бергә “2007-2016 елларга Россиянең җинать-башкарма системасы” ФМП ын тормышка ашыру өчен бирелгән акчаны җәлеп итүдә федераль җәза үтәтү хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең активлык күрсәтмәвенә, шулай ук Идарә вәкилләренең эшче төркем утырышларына йөрмәвенә басым ясады.
Эшче төркем утырышы нәтиҗәләре буенча 2012 елның 25 декабрендәге утырыш беркетмәсен 12 нче эшче төркем җитәкчесе, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрдәнов раславына бирү турында карар кабул ителде.

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International