Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының квалификация (аттестация) комиссиясе утырышында

2012 елның 25 декабре, сишәмбе

Бүген, 2012 елның 25 декабрендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында квалификация (аттестация) комиссиясе ике утырыш уздырды, аларны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары, ТР Юстиция министрлыгының квалификация (аттестация) комиссиясе рәисе С.Н.Столяров алып барды.
Квалификация (аттестация) комиссиясе әгъзалары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының граждан хезмәткәрләренә квалификация имтиханын уздырды, аның барышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының имтиханга кертелгән дәүләт граждан хезмәткәрләренең белемнәренә, тәҗрибәләренә һәм осталыкларына (һөнәри дәрәҗәсенә) бәя бирелде.
Комиссия әгъзаларының тавыш бирү нәтиҗәләре буенча граждан хезмәткәрләре квалификация имтиханын тапшырдылар һәм класслы чин бирү өчен тәкъдим ителделәр.
ТР Юстиция министрлыгының аттестация комиссиясе утырышында Министрлыкның закон проектлары белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Әхмәтова Энҗе Равил кызын аттестацияләү мәсьәләсе каралды.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча аттестация комиссиясе әгъзалары бертавыштан түбәндәге карарны кабул иттеләр: Э.Р.Әхмәтова дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфасына туры килә.

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International